21 ноябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова, Кояш Тимбикова премияләре иясе, С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсен җитәкләгән, Әлмәт Югары нефть мәктәбендә «Әдәби кунакханә»гә нигез салучы, бик күп сәләт иясе Миңзифа Әхмәтшинаның “Шәүлегән” китабын тәкъдим итү чарасы булды. Әдәби-музыкаль чара абруйлы кунаклар, студентлар, укучылар чыгышлары, Миңзифа Әхмәтшинаның сүзләренә язылган җырлар, әсәрләрдән өзекләр укылу белән үрелеп барды.
Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Зарипова Ландыш Нәгыймулла кызы һәм башка иҗатташ дуслары Миңзифа Әхмәтшинаның кабатланмас язу үзенчәлекләре, әсәрләренең, җырларының үзгә бер булуын, җәмгыять үсешенә керткән үзеннән зур өлешне милләтебез өчен фидакарь хезмәт кую дип ассызыклады. Миңзифа Әхмәтшина үзе дә хәтирәләре, күңел түрендә булганнары белән уртаклашты. Сүз башы — “Шәүлегән” китабы иде. Ә сез аны укып, үз фикерегезне тупларга өлгердегезме? Юк икән, китапханәгә рәхим итегез!



